23 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Ел студенты кем булыр?
Ул – бик яхшы студент! 27 гыйнварда «Ел студенты» бәйгесе җиңүчеләренең исемнәре билге булачак. Әлеге чара яшьләргә нинди мөмкинлекләр ача? Җиңүчеләрне ниләр көтә? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Илсур Һадиуллин: «Сыйныф җитәкчеләрен дәрестән азат итү мөмкин түгел»
Сыйныф җитәкчеләрен дәрес укытудан бушатып, остаз итеп билгеләргә кирәк. Бу очракта бала белән шөгыльләнергә вакытлары күбрәк калачак. Күптән түгел Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов әнә шундый тәкъдим белән чыккан иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан әлеге тәкъдимгә карата фикерен белдерүне сорадык.
-
МӨҺИМ
Сакланганны саклау: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы узган елга нәтиҗә ясады
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы узган елга нәтиҗә ясады. Министрлыкның коллегия утырышында җинаятьчелекнең кимүен, әйтик, киберҗинаятьләр азая башлавын әйттеләр, шул ук вакытта экстремизмга каршы торуда, яшьләрне ялгыш юлдан саклауга игътибарны арттырырга килештеләр.
-
Яңалыклар
Уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаучыларга салым ташламасы бирергә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов югары уку йортларын кызыл диплом белән тәмамлаучылар өчен алган белгечлек буенча эшкә урнашканнан соң беренче өч ел дәвамында күрсәтелә торган федераль ярдәм чарасы кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Бу хакта мөрәҗәгатен ул Россия премьер-министры Михаил Мишустинга юллаган, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Сәясәт
Хәерле сәгатьтә!
Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа – сигезенче составы эшли башлады. Яңартылган палатаның беренче утырышында аның рәисе өчен тавыш бирделәр. Әлеге вазыйфага бертавыштан республика Рәисе ярдәмчесе булып эшләгән Александр Терентьев сайланды. Ул оешманы 2020 елдан бирле җитәкләгән Зилә Вәлиеваны алмаштырды.
-
Яңалыклар
Киевне ничек итеп Донбасcтан баш тартырга мәҗбүр итәчәкләре мәгълүм булды
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Киевнең 800 миллиард доллар бәрабәренә Донбасстан баш тарту мәсьәләсе каралачак.
-
Яңалыклар
Татарстанда Сабан туе бәйрәмнәре кайчан узачагы билгеле
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сабан туе» татар халык бәйрәмен уздыру турында указга кул куйды.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламенты эшенә бәя бирде
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган бишенче утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул парламентларның уртак эшенең продуктивлыгын билгеләп үтте.
-
Яңалыклар
«Бик шәп булыр!»: Трамп Путинның тынычлык советына кертем турындагы тәкъдимен хуплаган
АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Путинның Көнбатышта «катырылган» Россия акчаларыннан тынычлык советына взнос кертү тәкъдимен, кызык тәкъдим, дип бәяләгән. Бу хакта ул, Швейцариядән Кушма Штатларга кайтырга җыенганда. шәхси самолетында журналистлар сорауларына җавап бирү барышында белдергән.
-
Яңалыклар
Табиб суыкның төрле авырулар белән интегүчеләргә нинди куркыныч белән янавын аңлатты
Синоптиклар фаразы рас килеп, Татарстанда шактый ук суытты. Термометрның терекөмеш баганасы -25,-27 градуска кадәр төшә башлады.
-
Интервью
Ләлә Миңнуллина: «Шундый артистлардан соң мин нишләрмен?»
Тинчурин театры Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы буенча спектакль куярга әзерләнә. Режиссер Айдар Җаббаров Ана ролен Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинага биргән. Бу образ мөлаемлеге, сабырлыгы белән аерылып торган артисткага шулкадәр туры килеп тора. Ләлә Миңнуллина белән очрашып, аның уй-кичерешләрен белешергә булдык, иҗатына бәйле хатирәләрне дә яңарттык.
-
Яңалыклар
Татарстан егетләре армия хезмәтен пилотсыз гаскәрләрдә контракт хезмәтенә алыштыра алачак
Татарстанда армиягә чакыру яшендәге теләсә кайсы ир-егет армия хезмәтен контракт хезмәтенә алыштыра ала. Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә җыю пункты офицеры Егор Горячев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Егерме көнгә өченче гуманитар ярдәм юлга кузгалды
Гыйнвар аенда гына да Балтач районыннан өченче саллы гуманитар ярдәм юлга кузгалды.
-
Яңалыклар
Татарстанда нәниләр өчен «Үзем укыйм» китаплар җыелмасы дөнья күрде
Җиде китаптан торган җыелма гади, әмма мавыктыргыч хикәяләрдән, бик матур рәсемнәрдән тора. Җөмләләр кыска гына (5-6 хәрефле) сүзләрдән төзелгән. Китаплар сабый чактан ук укуга кызыксыну уяту өчен булдырылган.
-
Яңалыклар
Республиканың барлык мәктәпләре һәм югары уку йортлары MAX мессенджерына күчеп беткән
Татарстанның барлык мәгариф оешмалары милли MAX мессенджерына күчүне төгәлләде, ә республикада платформа кулланучылары саны 500 меңнән артты. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, аның сүзләрен «ТАСС» китерә.